Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(1-7):

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ СҮЗ

Өченче дал.
     Кыямәт галәмәтләреннән, ахырзаман вакыйгаларыннан һәм кайбер гамәлләрнең фазыйләт һәм савапларыннан хәбәр йөрткән хәдис-шәрифләр яхшы аңлашылып бетмәгәнлегеннән, үз акылларына ышанган кайбер гыйлем әһелләре боларның бер өлешенә зәгыйф, яисә мәүзу дигәннәр. Иманы зәгыйф һәм минминлеге көчле булган бер төркеме бу хәдисләрне хәтта инкяр итеп тә чыкканнар. Хәзергә ачыклауларга керешеп тормыйбыз, бары тик “Унике нигез” турында бәян итәрбез.
     Беренче нигез: Егерменче Сүзнең азагындагы сорау - җавапта ачыклап үтелгән мәсьәлә. Кыскасы шулдыр: Дин­ - бер имтихандыр, бер тәҗрибәдер. Югары һәм түбән рухларны бер-берсеннән аера. Димәк, шуңа күрә дә, һәркемгә күренәчәк киләчәктәге вакыйгаларны шундый бер рәвештә аңлатачак; тулаем билгесез дә калмаячак, ап-ачык күренеп, һәр кеше ирексездән тәсдыйкъ итәргә мәҗбүр дә калмаячак. Акыл өчен ишекләр ачачак, ихтыярын кулыннан алмаячак. Чөнки, әгәр кыямәт галәмәтләре кояш кебек ап- ачык бер рәвештә күренсә, ул вакыт күмер кебек бер сәләт, җәүһәр кебек сәләт белән тиң калачак. Имтихан сере юкка чыгачак. Менә шуның өчен дә инде “Мәһди” һәм “Суфян” кебек мәсьәләләрдә күп каршылыклар булган. Риваятләр дә күп төрледер, бер- берсенә капма- каршы хөкемнәр бар.
     Икенче нигез: Ислами мәсьәләләрнең дәрәҗәләре бардыр. Берсе катгый дәлил сораса, бүтәне хакыйкатькә якын килгән фикерләү белән канәгатьләнер. Башкасы бары тик булганынча кабул ителү һәм кире кагылмауны таләп итәр. Шулай булгач, иман нигезләреннән булмаган икенче дәрәҗәдәге мәсьәләләрдә һәм замана вакыйгаларының һәрберсендә дә нечкәлекләре белән аңлау һәм ныклы дәлил булу соралмый, бәлки бары кире какмау һәм тәслим булып карышмау сорала.
     Өченче нигез: Сәхабәләр заманында Яхүди һәм Насара галимнәренең күбе ислам кабул иттеләр. Элеккеге дини мәгълүматлары да шулай ук алар белән берлектә мөселман булды. Кайбер каршылыклы булган иске мәгълүматлары Исламиятнең малы диеп уйланылды.
     Дүртенче нигез: Хәдис шәрифләрне риваять итүчеләрнең (равиләрнең) кайбер әйткән сүзләре, я булмаса хәдисләрдән чыгарылган тирән мәгънәләре хәдиснең үзеннән дип кабул ителә иде. Хәлбуки инсан хатадан азат булмаганы өчен аларның шушы хәдисләрдән чыгарган кайбер ялгыш мәгънәләре, яисә әйткән сүзләре хәдис дип фараз кылынып, бу хәдискә “зәгыйф” дип хөкем чыгарылган.
     Бишенче нигез:
Ягъни
сере буенча, хәдис гыйлме белән шөгыльләнүче изге кешеләр һәм вәли затларга илһам белән килгән кайбер мәгънәләр хәдис дип кабул ителгән. Хәлбуки, вәлиләргә килгән илһамнар, кайбер кимчелекләр аркасында, хаталы булуы мөмкин. Бу сәбәптән, әйткән сүзләренең бер өлеше хаталы чыгуы мөмкин.
     Алтынчы нигез: Кешеләр арасында “канатлы сүзләр” хөкеменә күчкән кайбер хикәяләр дә очрый. Туры мәгънәсенә игътибар ителмәс, нинди максат өчен әйтелгән булуына әһәмият бирелер. Халык арасында кулланылышта йөргән менә шушы төрдәге кыйсса һәм хикәяләрнең кайберләрен Пәйгамбәр әфәндебез бер тәрбия максатыннан чыгып мисал буларак һәм киная рәвешендә кулланган. Әгәр шушы төрдәге мәсьәләләрнең хакыйки мәгънәләрендә хата булса, бу - халыкның йола һәм гореф гадәтләренә кагылыр, һәм кешеләрнең аң дәрәҗәсенә бәйледер.
     Җиденче нигез: Бик күп чагыштырулар, мисал китерүләр була, һәм алар күп очракта сүзгә-сүз кабул ителә. Шунлыктан хатага төшелә. Мәсәлән: “Сәвр” һәм “Һут” исемендәге, мисал галәмендә үгез һәм балык символында йөргән җир һәм диңгез хайваннарын күзәтүлек итүче ике фәрештә галәмәт зур бер үгез һәм балык шикелле күз алдына китерелеп хәдис белән бәйләнелгән. Һәм мәсәлән: Бер вакыт тәмугъ ташына әверелеп көферлеккә, әсфәли сафилингә төшүдән ары китмәгәнлеген күркәм бер рәвештә аңлатып биргән. Җәнаб-ы Хак шушы үлем мизгелендәге тавышны пәйгамбәребезгә ишеттереп шуңа ишарәт ясаган.
    Сигезенче нигез: Җәнаб-ы Хәким, шушы тәҗрибә җире һәм имтихан мәйданында күп мөһим әйберләрне төрле-төрле нәрсәләр эчендә яшереп тота. Бу яшерүдә күп хикмәтләр, күп файдалар бар. Мәсәлән: Кадер кичәсен –тулы рамазанда, догалар кабул булу вакытын
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi